Чаллыда кафе янды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кафе янды

Фаҗига бүген иртән булды.

Бүген иртән янгынчылар: «Кафеда янгын» дигән чакыру алдылар. Тиз арада барып, ГЭС бистәсенең Тукай Яр буендагы «Вай, Гоги» кафесындагы янгынны сүндерделәр. 

Ут кафеның түбәсе һәм агач белән тышланган стеналарына капкан. Бәхеткә, бу вакытта биредә кешеләр булмаган. Зыян күрүчеләр юк.

Хәзерге вакытта тикшерү бара - янгын сәбәпләре ачыклана.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару фаҗига

Нет комментариев