Чаллыда кайнар суны сүндерүнең өченче этабы башлана
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар суны сүндерүнең өченче этабы башлана

Адреслар исемлеге

Чаллыда 16 июньнән җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның (опрессовка) өченче этабы башлана. Кайнар суны сүндерү 16 июнь иртәнге 08:00дән 29 июнь төнге 24:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Түбәндәге объектларда кайнар су вакытлыча булмаячак:

Кайнар су тулысынча сүндерелә торган комплекслар:
• 1, 2, 3, 4, 5, 6 комплекслар;
• 25а, 26, 27, 28, 29, 30 комплекслар.

Өлешчә яки конкрет адреслар буенча сүндерелә торган объектлар:
• 20 комплекс: барлык объектлар (20/01 йортыннан кала);
• 21 комплекс: «Этюд» шахмат мәктәбе (21/18), 21/7Б, 21/07 (АБК), 21/15 биналары;
• 22 комплекс: 22/01 («КамАЗ» мәдәният сарае);
• 23 комплекс: 23/05(1), 23/07 (В, Г, Д блоклары), 23/08 мәктәбе, 23/05В, 23/06А биналарыннан кала барлык объектлар;
• 47 комплекс: 47/17, 47/19, 47/20, 47/21, 47/23, 47/25, 47/26, 47/27 йортлары, 47/24 балалар бакчасы, 47/28 бинасы, 47/18 мәктәбе;
• 49 комплекс: 49/03, 49/05, 49/06, 49/10, 49/11, 49/15 йортлары, 49/12 балалар бакчасы, 49/16 хореография мәктәбе;
• 52 комплекс: 52/20А, 52/21, 52/23, 52/27, 52/28, 52/29 йортлары;
• 53 комплекс: 53/21Г, 53/26, 53/27 (А, Б, В), 53/28, 53/30, 53/42, 53/44 йортлары, 136нчы балалар бакчасы;
• 54 комплекс: 54/14 (Мәскәү пр., 122 А), 54/24А йортлары;
• 55а комплекс: «Альбатрос» бассейны, «Победа» футбол манежы.

Шулай ук әлеге зонада урнашкан башка барлык объектларда да кайнар су вакытлыча булмаячак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрессовка

Нет комментариев