Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда киемнәр белән алмашу гадәтен кертмәкчеләр

Волонтёрлар яңа эко-проект башлый.

Шәһәребездә үзенчәлекле эко-проект старт ала. Волонтёрлар аны "Әйдә, алмашабыз!" дип атаган. 

Әлеге проект яхшы, әмма тормышта кулланылмый торган әйберләр белән алмашуны күздә тота. 

- Без шул рәвешле кешеләрне иске әйберләреннән, киемнәреннән котылу чарасын тәкъдим итәбез. Алай гына да түгел, проект аша алар үзләренә кирәкле әйберләр табырга мөмкин. Алмашмыйча, бүләк итеп тә калдырыра алалар. Нык таушалган киемнәрне дә китерсәләр ярый. Алар чүпрәккә тотылачак яисә эшкәртү өчен тапшырылачак, - дип сөйләде "Хәер ярдәм үзәге" җитәкчесе Сергей Беленков. 

Эко-активистлар очрашуы 24 февральгә планлаштырылган. Ул  ГЭС бистәсенең Муса Җәлил урамы буенча урнашкан 47а йортында узачак (9/5а).
Керү ирекле. Очрашуга кирәкмәгән әйберләр, кием-салымлар алып килергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кием-салым