Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кинологлар һәм саперлар эшли

Бәйрәм мәйданнарына тикшереп кенә кертәчәкләр.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында халык күп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау җитди контрольдә булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев хәбәр итте.

Бәйрәм чаралары уза торган урыннарны кинологлар һәм саперлар тикшереп чыга. Барлык чыршы мәйданнары әйләндереп алыначак. Алар янына тикшереп кенә кертәчәкләр.

Төп Яңа ел тамашасы үтәчәк «Азатлык» мәйданы аеруча ныклы контрольдә булачак. Биредә 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр 150дән артык полиция һәм Росгвардия хезмәтәкре, 33 «ФОРПОСТ»чы, 43 җитәкче кизү торачак. Юл хәрәкәте иминлеген дәүләт автоинспекциясенең 23 экипажы тәэмин итәчәк. «Җинаятьләр турындагы хәбәрләрне тизрәк тикшерү өчен тикшерү-оператив һәм башка төркемнәр дә көчәйтелгән режимда эшләячәк», - дип искәртте Раил Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел