Чаллыда күпбалалы әти фатир өчен көрәшә
Ул Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать итте.
Андрей Орлов - 12 бала әтисе. Соңгысы бер ай элек Аргентинада туды (бу хакта моннан укый аласыз).
2003 елда Орловлар гаиләсе ташлама белән 3 бүлмәле фатир ала. Бурычлары күп булу сәбәпле, сатарга мәҗбүр булалар. Бүген алар съёмлы фатирда яши.
Закон буенча Татарстанда 10 баласы булган һәр гаиләгә торак сертификаты бирелә (бер кешегә - 18 кв. метр тиеш). Андрей Орлов документлар җыеп, чиратка баса. 2016 елда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 5,7 млн. сумлык сертификат бирә. Орловлар гаиләсе ризасызлык белдерә. Алар 7,5 млн. сумга өметләнгән була. (министрлык ташлама белән сатып алынган фатир бәясен исәпкә ала, күрәсең). Күпне өмет итеп, аздан коры калалар, дип юкка гына әйтмиләр шул. Орловлар бүгенге көнгәчә сертификат ала алмыйча газаплана.
- 2018 елда бөтенебез дә бер фатирда теркәлмәвебез аркасында чираттан төшерделәр. Шуңа борчылып йөреп, балаларыбызга игътибар бетте. Улыбызның берсе менингит белән чирләп һәлак булды. Соңыннан балагыз хәзер 10ау түгел, сертификатка ия була алмыйсыз диделәр. 10нчы балабызны табып, тагын чиратка бастык. 2022 елда торак сертификатын бирергә тиеш иделәр. Әмма төзелеш министрлыгы аны гамәлдән чыгарды. Керем турындагы мәгълүматларга шикләре уянды. Җинаять эше кузгатып, сертификат алучылар исемлегеннән тагын төшереп калдырдылар. Тикшерү үткәрделәр. Нәтиҗәдә, алай булып чыкмады. Хәзер мин безне исемлектән законсыз төшереп калдырулары буенча йөрим. Апелляциягә бирдем, - ди Андрей Орлов.
Быел да сертификат алачакларына ышанмыйлар. Судлар буенча йөрүен ул дәвам итәчәк.
Андрей Орловның шәхси фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев