Чаллыда законсыз мигрантларга көн бетә
Аларга нинди чаралар күреләчәк?
Чаллыда 3нән 12нче октябрьгә кадәр “Легаль булмаган мигрант” операциясе уза. Хокук сакчылары яшәү режимын бозучыларны, гражданлык таныклыгы булмаган чит ил "кунакларын" эзләячәк.
Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат белән эшләү хезмәте белдерүенчә, рейдларның беренче көнендә үк хокук сакчылары 10 мигранты тоткан.
Шуларның берсе - Үзбәкстан гражданы. Ул миграция үзәгендә теркәлмәгән. Тагын ике кешенең патентларының срогы чыккан. Төрекмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстанның 5 гражданы Россиядә яшәү режимын бозганнар. Һәр очрак буенча закон бозучыларга штраф салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев