Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын яңа ел белән котладылар.

300дән артык балага бүләкләр бирелде.

Яңа ел могҗизасын балалар аеруча көтә. Бүген махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең балаларын Яңа ел белән котладылар.

"Синема парк» кинотеатрында "Баба Яга спасает Новый год» мультфильмын 300дән артык бала карады.  Мультфиль алдыннан малайлар һәм кызларны сок һәм попкорн белән сыйладылар. Аларның барсына да бүләкләр тапшырылды. Яңа ел бүләкләре аларның әниләренә һәм әбиләренә дә бирелде.

"Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү - безнең бурыч. Без бу чара белән аларның гаиләләренә, балаларына бәйрәм рухы кертергә тырышабыз. Теләсә нинди чара, бәйрәм яңа эмоцияләр тудыра. Бу хәзерге вакытта аеруча мөһим", - диде проектның координаторы, "Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлеге сәяси советы әгъзасы Эдуард Фәттахов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел МАХСУС хәрби операция