Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда микроавтобусларны бетерергә телиләр

Интернет челтәрендә бәхәс купты.

Газельләрне бетереп, Чаллы юлларына зур автобуслар җибәрергә телиләр. Интернет челтәрендә сораштыру бара. Шәһәр халкына "2023 елда газельләр санын арттырыргамы әллә аларны бетереп, зур автобуслар чыгарыргамы?" дигән ике сорау бирелә. Күбесе - 91 процент кеше - зур автобус яклы. Калган 9 проценты микроавтобуслар калсын дип тавыш биргән. 

“Халык үз фикерен белдерсен. Мэр күпчелек тавыш җыйган тәкъдимне тормышка ашырсын” диелә сораштыру астында. 

Исегезгә төшерәбез, Яңа елны каршылаганда да фейерверк аттырырга кирәкме-юкмы дип сораштыру үткәргәннәр иде. Күбесе ул вакытта “кирәкми” дип тавыш бирде. Нәтиҗәдә, Чаллыда бәйрәм салюты булмады. Хәзер Интернет челтәрендә транспорт мәсьәләсен дә шул рәвешле хәл итмәкчеләр. Шәһәр хакимияте колак салырмы? Билгесез. 

Әмма сораштыру астында Чаллы администрациясе вәкиле инде язу калдырган. Ул салют белән транспортны чагыштыру дөрес түгел дигән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт автобус трамвай маршрут