Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарына шикле шалтыратулар килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарына шикле шалтыратулар килә

Бу хакта шәһәрдәшләребез социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Чаллыда, ирләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциягә җибәрелгән  ике хатын-кызга, таныш булмаган кешеләр шалтыратып шомлы хәбәр ирештергәннәр. Имеш, аларның тормыш иптәшләре әсирлеккә алынган. Ханымнар аларга ышанмавын белдергән, сүзләрен исбатлау өчен телефонга ирләрен чакырырга сораган. Тик шалтыратучылар шундук трубкаларын ташлаган.  Бу хакта ханымнар социаль челтәрләрдә уй-фикерләре белән уртаклашкан. Башкаларга мондый шалтыраулар булса, югалып калмаска, паникага бирелмәскә кушкан. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев