Чаллыда мошенниклар завод хезмәткәрен алдады
Җинаять эше кузгатылды.
Чаллыда яшәүче хатын-кыз акчасын саклау максатыннан, билгесез кеше җибәргән счетларга банкомат һәм элемтә салоннары аша 1 млн сумнан артык акча күчерә. Аны бу адымга 16-19 июль көннәрендә телефоннан шалтыратып күндерәләр.
Нәтиҗәдә заводта эшләүче хатын-кыз 1 274 952 сум акчасыннан колак кага.
Мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлгач ул полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында аңа Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия, Красноярск краенда теркәлгән телефон номерларынннан шалтыратулары ачыклана.
Полиция хезмәткәрләре халыкны билгесез номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшмәскә, аларга карта номерларын, кодларны әйтмәскә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев