Чаллыда мотоциклдагы хатын-кыз җәяүлене бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мотоциклдагы хатын-кыз җәяүлене бәрдерде

Фаҗига Раскольников урамында килеп чыкты.

Чаллының Раскольников урамында 43 яшьлек мотоциклчы хатын-кыз икенче хатын-кызны бәрдерде. Соңгысы юлны тиешсез урында чыга торган булган.
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, икесен дә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатканнар. Икесенең дә аяклары җәрәхәтләнгән. 


Нет комментариев