Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү буенча махсус программа эшли

1 елдан әлеге хезмәтләр теләк буенча, түләүле нигездә башкарылачак.

Чаллыда 65 яшьтән узган өлкәннәргә медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Долголетие» программасы эшли. Ул 2023 елның ноябрь аена кадәр гамәлдә булачак. Аннары әлеге хезмәтләр теләк буенча, түләүле нигездә башкарылачак. Бу хакта «Медицина будущего» клиникасы баш табибы Наталья Морозова матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

– «Долголетие» программасы 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның буенча шәһәрнең ике шәхси клиникасы «Медгард» белән «Медицина будущего» өлкән яшьтәге, урында ятучы авыруларны алып, аларга медицина ярдәме күрсәтте. Башта әлеге хезмәтләрдән 240тан артык кеше файдаланды. Дәүләт һәр авыру өчен аена 14,5 мең сум акча бүлеп бирде. 

Шәхси клиникада эшләүче фельдшер һәм шәфкать туташлары 65 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләренә барып кирәкле ярдәмне күрсәтте. Мондый хезмәтне алу өчен яшәү буенча теркәлгән участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Наталья Морозова әйтүенчә, авыруларның 80%тан артыгы баштагы кан әйләнеше бозылу, 30%ы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр. 2020 елның сентябреннән 2021 елның февраленә кадәр барлыгы 120дән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Табиблар шундый авырулар янына 3312 дән артык барганнар. Программа кысаларында алар атнасына бер тапкыр пациентның хәлен белеп, участок табибы белән бергә дәвалау ысулы билгеләргә тиешләр. 
Хәзерге вакытта «Долголетие» программасы кысаларында 35 кешегә ярдәм күрсәтелә. Хирург һәм эндокринолог авырулар янына йөрми. Табиб һәм шәфкать туташлары өлкән яшьтәге авыруларны караучыларга киңәшләр бирәләр, урында ятучыларның тәне бозылмасын өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә өйрәтәләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен 45-05-05 телефонына шалтыратырга кирәк.

Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек