Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда рейдерлар бакча йортларын яндыра

Аларның кем икәнен яхшы беләләр.

Төнге 12ләр тирәсендә “Виктория” бакчачылык ширкәтендә зур янгын чыга. Бер катлы йорт һәм янындагы мунча дөрләп яна башлый. Ярый, күрше бакчачы күреп ала. Утны үзе сүндерергә тотына. Янгын сүндерүчеләрне дә чакыра. Әлеге йорт һәм мунча “Виктория” бакчачылык ширкәте рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Рухлованыкы булып чыга. Хәзер килгән зыян күләме һәм янгын сәбәпләре ачыклана. Янгын сүндерүчеләр фаразлавы буенча, бу кеше кулы эше. Йорт һәм мунча эчендә ут чыгаручы ясалма бутылкалар табып алалар.

"Сады Закамья" региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Дмитрий Волков та шундый фикердә. 

- Катлаулы ситуация бу. Рейдерлар эше. Моңарчы да бакчачылык ширкәтенең идарә әгъзаларына ут төртү белән янаган булганнар. Хокук сакчылары берни хәл кылмый. Хәзер рейдерчылар бөтенләй активлашты, - ди ул. 

Янгыннан зыян күргән Елена Рухлова да үз фикерен белдерде. 

- Күрше башта тәрәзә ватылган тавышны ишеткән. Барып караса, өй эче яна икән. Ул булмаса, өй һәм мунча янып бетәр иде. Ашханә бөтенләй танымаслык хәлдә. Җинаятьчеләр йортларны урамы белән яндырмакчы булган, күрәсең. Өйләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Бу бер кешенең генә эше түгел. "Алма" ширкәте рәисе Евгения Гончарук, "Виктория" ширкәтенең элекке рәисе Сергей Родичев эше генә. Ярдәмчеләре дә бар, - дип сөйләде Елена Рухлова. 

“Виктория” бакчачылык ширкәте рәисе Сергей Филиппов отпускта булган. Ул да янгынны оештырганнар дип саный. Моңарчы да ут төртү  белән куркытып шалтыраткан булганнар.

- Узган ел да ут чыгара торган әйберләр ыргыта иделәр тәрәзәләргә. Хәзер тагын да активлаштылар. "Виктория" ширкәтенең элекке рәисе  Сергей Родичевтан күрәм. Чөнки моңарчы да ул шалтыратып террор белән яный иде. Яшерен рәвештә бакчачылык ширкәтен үз исеменә теркәп, счёттан хәтта 1 миллион сумга якын акча урлады. Бу бит бакчачылар акчасы. Җир кишәрлекләрен үз исеменә яздыртты. Судка да бирдек без аны. Рейдерлык дип атала бу. Бу проблема инде 5 ел дәвам итә, - дип сөйли Сергей Филиппов.

"Тикшерү комитетында Родиевның законсыз рәвештә теркәлеп, акча үзләштерүе буенча җинаять эше кузгатырга вәгъдә иткәннәр. Әмма җаваплылыкка тартылса да, ул тагын регистрация үтеп бакчачылык ширкәтен үз исеменә яздыртырга мөмкин ",- ди Елена Рухлова. аның моңа шиге юк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять бакчачылар