Вакыйга урынына хокук сакчылары һәм ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртыла.
Бәйрәм кичендә, 21 сәгатьтә, Чаллыдагы Вахитов проспектындагы бер сәүдә үзәге каршында аяныч хәл була. Анда 55 яшьлек бер ир-ат барган җиреннән аңын югалтып асфальтка егыла. Вакыйга урынына хокук сакчылары һәм ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртыла, тик медицина ярдәме өчен инде соң була. Белгечләр ир-атның якынча 10 минут элек үлгәнен раслыйлар. Беренчел мәгълүмат буенча шәһәрдәшебезнең йөрәк өянәге булган. Төгәл диагнозны судмедэкспертиза белгечләре куячак.
фото: https://ru.freepik.com
Нет комментариев