Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда снегоход ярышлары була

Анда дөньяның 10 иленнән йөзләрчә экипаж катнашуы көтелә.

«КАМАЗ-Мастер» командасы Владимир Чагин журналистларга быел Чаллыда беренче тапкыр снегоходларда узышу буенча халыкара ралли булачагын хәбәр итте. Ярышлар 23-25 феврпальдә «Наиком Арена» да уза. Анда дөньяның 10 иленнән йөзләрчә экипаж катнашуы көтелә.

– Ралли рейд дирекциясенең Мәскәүдәге вәкиләре белән киңәшеп, спортчыларга Россиянең төрле төбәкләреннән килергә уңайлы булган җирне сайладык. Татарстан бар яктан да таләпләргә туры килә. Бу бик мавыктыргычы спорт бәйрәме булачак. Анда профессионаллар гына түгел, снегоходлары булган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен сәламәт булу шарт, – диде берничә тапкыр Дакар чемпионы Владимир Чагин. 

Бу көнне тамашачылар өчен мавыктыргыч программа әзерләнә. Ярышларны «Матч ТВ», «Россия 24», НТВ һәм башка матбугат чаралары яктыртачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон о спорте ралли