Чаллыда социаль объектларга җылылык бирә башладылар
Торак фатирларга җылы 26 сентябрьдә биреләк. Ләкин, уртача тәүлеклек температура төшкән очракта, хакимият процедураны тизләтергә әзер.
Чаллы җылылык челтәрләре мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьгә 9.00 сәгатькә 124 балалар бакчасы җылыту системасына тоташтырылган, бу исә гомуми санның 97 процентын тәшкил итә. Бу хакта автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Моннан тыш, җылылык җибәрү өчен 29 мәктәп, 19 медицина учреждениесе һәм җиде социаль объект рөхсәт алды, алар арасында спорт, мәдәният һәм социаль яклау биналары бар.
Гариза бирүдән тыш, җылылык җибәрүгә рөхсәт бирү шартларының берсе - рәсмиләштерелгән актлар һәм объектларның ягулык чорына әзерлек паспортлары булу.
Мэриядә узган матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, торак фатирларга җылы 26 сентябрьдә биреләк. Ләкин, уртача тәүлеклек температура төшкән очракта, хакимият процедураны тизләтергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев