Чаллыда СВО хәрбиләренә һәйкәл куелачак
Идея белән СВО ветераннары Советы рәисе чыккан.
Чаллыда СВОда хәрбиләренә багышлап һәйкәл куячаклар. Ул "Ватан-ана" мемориаль комплексында урнашачак. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев «Абилимпикс» конкурсында катнашкан хәрбиләр белән очрашуда әйтте.
«Һәйкәл кую теләге белән безгә СВО ветераннары Советы рәисе (ред. - Шамил Аюпов) чыкты. Мәңгелек ут янында тамашачылар трибунасы бар. Аның булуы нонсенс. Мәңгелек ут янында утырырга түгел, башны иеп басып торырга кирәк. Әлеге трибуналар 9 майда гына кулланыла, шуңа без анда вакытлыча трибуналар да алып килә алабыз. Әлеге трибуналарны сүтеп мәңгелек ут һәм БТР уртасында һәйкәл куярга кирәк», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев