Чаллыда танылган табиб гаиләсенә кайгы килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган табиб гаиләсенә кайгы килде

29 яшьлек уллары фаҗигале төстә үлде.

Чаллыда билгеле табиб, "Клиника Сахбиевых" хастаханәсенә нигез салучы Ренат Сахбиев гаиләсе кайгы кичерә. Аларның улы Казан-Чаллы трассасында юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды.

29 яшьлек егет Шәле янында мотоциклда барганда тимер коймага килеп бәрелә. Фаҗига 2 сентябрьдә иртәнге 2-3 сәгатьләрдә була. Мотоциклчы югары тизлектә барган дигән мәгълүмат бар. Үзебезнең чыганакларыбыздан билгеле булганча, Ренат һәм Наталья Сахбиевлар кичә улларын соңгы юлга озаттылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп ЮХИДИ фаҗига балалар үлем-китем

Нет комментариев