Чаллыда танылган хирург  вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган хирург вафат

Аңа 55 яшь иде.

5нче шәһәр хастаханәсеннән кайгылы хәбәр килде.  Чаллыда танылган табиб-хирург Дмитрий Несветаев вафат булган. Аңа 55 яшь иде. 

«Коллективыбызда Дмитрий Васильевич – 15 ел, ә Чаллы сәламәтлек саклау системасында  30 елдан артык эшләде.  Дмитрий Васильевич Несветаев турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак!» – диләр хастаханәдә.

Танылган хирург турында шәһәрдәшләр дә яхшы фикердә. «Тәҗрибәле, әйбәт хирург иде, әрәм булды.  Миңа операция ясады, гел хәлемне сорап торды. Урыны җәннәттә булсын», – ди шәһәрдәшебез Рәмзия Сафина. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек табиблар

Нет комментариев