Чаллыда танылган журналист вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган журналист вафат

Шәһәрдәшебезгә 72 яшь иде.

Бүген арабыздан танылган журналист Владимир Жигульский китте. Ул озак еллар «Вести Камаза» газетасында мөхәррир урынбасары, «Республика Татарстан» газетасының Чаллыдагы үз хәбәрчесе булып эшләде. Үзенең берсеннән-берсе кызыклы язмалары белән автогигант, шәһәр төзүчеләрне данлады.
Владимир Михайлович соңгы елларда яман шеш белән көрәште. Шуңа да карамастан, хатыны Ольга белән сәяхәт итәргә, җитди концертларга йөрергә яратты. 
Бүген талантлы каләмдәшебезнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа 72 яшь иде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев