Зона этабында җиңгән укытучы республика конкурсында катнашу хокукына ия була.
Чаллының 54нче татар гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең
Яр Чаллы шәһәрендәге зона этабы бара.
Бәйгедә катнашучы туган тел укытучыларын шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сәламләде һәм уңышлар теләде.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә барлыгы 5 укытучы катнаша. Чаллы даныны 62нче белем бирү үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илиза Гарипова яклый.
Бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Нет комментариев