Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның иҗат кичәсенә әзерләнәләр

Чарада Татарстаннан һәм Башкортостаннан танылган шәхесләр катнашачак.

Чара 2 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының зур залында узачак. Чарада әдипнең тормыш иптәше Алия ханым, туганнары, якташлары, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган шәхесләр Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Алмаз Хәмзин һ.б. каләмдәшләре, иҗатташ дуслары чыгыш ясар дип көтелә. Кичәдә танылган җырчылар Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Башкортостанның халык артисты Идрис Кәлимуллин башкаруында Разил Вәлиев  иҗат иткән җырлар да яңгыраячак.

Разил Вәлиев - татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, ТР Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият