Кадрларга кытлык күзәтелә.
Ярты елга алынган мәгълүматларга караганда, чаллылыларның айлык уртача хезмәт хакы арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе минимумда, аның каравы, кадрларга кытлык сизелә. Бер эшсез кешегә 14 вакансия туры килә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.
«Бу мәктәптә, балалар бакчаларында эшләүчеләргә кагылмый, анда уртача хезмәт хакы түбәнрәк. Әлеге статистикада бары тик эре һәм урта предприятиеләрдәге хезмәт хаклары исәпкә алынган», – дип аңлатты Наил Мәһдиев.
Нет комментариев