Чаллыда велосипед караклары активлашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипед караклары активлашты

Хокук сакчыларына беренче зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә.

Велосипед караклары хәзер полиция хезмәткәрләре игътибары үзәгендә. Сезон башлану белән мошенниклар активлашты. 6нчы комплекста берьюлы 2 велосипед урлау очрагы теркәлде. Ике тәгәрмәчле транспортларын шәһәрдәш подъездында саклаган була. Трост белән бәйләп тә куя, югыйсә. Әмма мошенник урлау юлын таба. Салынган зыян күләме - 28 мең сум. 

Каракның эзенә тиз чыгалар. Ул зыян күрүче ханымның күршесе булып чыга. Велосипедларны базарда 7 мең сумга сатып, акчаны туздырырга өлгерә. Шуңа да карамастан, хокук сакчылары велосипедларны эзләп табып, хуҗасына кайтара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 33 яшьлек ир-атка хәзер 5 елга кадәр төрмә яный. Ул моңарчы да наркотиклар аркасында хөкем ителгән булган. 

Моннан тыш, хокук сакчылары тагын 3 велосипедны хуҗаларына кайтаруга иреште. Велосипед бәяләре 6 мең сумнан 19 мең сумга кадәр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


велосипед

Нет комментариев