Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хакимият бинасына битлексез кертмиләр

Бу шәһәрдә авыручылар саны арту белән бәйле.

Бүгеннән шәһәр хакимияте бинасына битлек режимы кертелде. Бу шәһәрдә авыручылар саны арту белән бәйле. Табиблар фаразлавынча, якын көннәрдә чирләүчеләр тагын артачак. 

«Коронавирусның омикрон штаммы гриппка юл бирде. Кызганыч, авыручылар арасында дуңгыз гриппы белән чирләүчеләр дә бар. Гриппның бу төре өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шунлыктан хакимият бинасына һәм социаль-мәдәни учреждениеләргә битлек режимы керттек. Табибларның: «Вакцина ясатыгыз», – дигән фикерен хуплыйм. Үзем ковидтан да, грипптан да вакцина ясаттым. Шәһәрдәшләрне дә үзләрен һәм якыннарын куркыныч чирдән саклау өчен вакцина ясатырга өндим»,  – диде хәбәрчебезгә башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова. 

Табиблар шәһәрдәшләрне эпидемия чорында кеше күп булган урыннарга бармаска, җәмәгать транспортында битлек кияргә чакыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек