Чаллыда җылыту сезоны тәмамлана
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылыту сезоны тәмамлана

Ул сентябрьдә башланган иде.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быелгы җылыту сезоны тәмамлана. Бүген, 4 майда күп фатирлы йортларга җылы бирү туктатыла. 
Тиздән җылылык челтәрләрен гидравлик сынау башлана. Ул гадәттәгечә этаплап башкарылачак. 
Шәһәрдәшләргә түбәндәгеләрне киҗәш итәләр:
– кирәк икән җылылык приборларын көйләгез;
– сантехника җиһазларының торышын җентекләп карап торыгыз, җитешсезлекләр килп чыкса, идарә итү компнаияләренең авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылыту сезоны Чаллыда

Нет комментариев