Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы бер подъездта коточкыч күренеш

Йортта яшәүчеләр таракан үрчүеннән курка.

Көнкүреш калдыклары, пластик шешәләр, искергән таз... Чаллының 26/18А йорты подъездында ниләр генә юк! Социаль челтәрләрдә йортта яшәүчеләр коточкыч фотолар урнаштырды. Алар идарә итү компаниясенең чүпне вакытында чыгармавыннан зарлана. Тараканнар үрчергә менә дигән мохит тудыралар, ди алар. 

"Шәһри Чаллы" редакциясе "Челныстройремонт"ка шалтыратып белеште. Чүпне шимбә  чыгарырга тиеш булганнар. Әмма бу көнне урам җыештыручы, авырып китү сәбәпле, эшкә чыкмаган. Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе аларның ял көннәре. Чүп 3 көн буе җыелган.

- Проблема хәл ителде. Чүпне дүшәмбе үк чыгардык, - дип аңлаттылар идарә итү компаниясендә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык