Чаллыга IOWA рок төркеме һәм Иркә килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга IOWA рок төркеме һәм Иркә килә

30 августта Чаллыда республика һәм шәһәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яр буе паркы мәйданында театраль тамаша һәм иҗат коллективлары катнашында зур концерт була.

Шәһәрдәшләргә тагын бер зур бүләк: бәйрәмдә популяр музыкаль төркем IOWA һәм Татарстанның атказанган артисты Иркә дә чыгыш ясый. Кич белән «Авторадио» һәм диджей «МС Морфей» күңелле дискотека оештыра. 

Республика һәм шәһәр көне 21 сәгатьтә салют белән тәмамлана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев