Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга күп кеше сыйдырышлы яңа автобуслар кайтарачаклар

Бу максатка шәһәр бюджетына кергән өстәмә керемнәрдән акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Чаллыга быел күп кеше сыйдырышлы 20ләп яңа автобус алырга ниятлиләр. Бу хакта бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев “Челнинские известия” газетасы укучылары белән оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

Яңа транспорт чараларын алуга шәһәр бюджетына кергән өстәмә керемнәрдән акча бүлеп бирү күздә тотыла. Аларның кайсы маршрутлар буенча йөриячәге әлегә билгесез.

Шәһәрдәшләребез исә мэрга Чулман проспекты буенча автобусларның сирәк йөрүенә зарланды. “42нче һәм 43нче маршрутлар белән бәйле проблемлалар бар. Балаларыбыз “Адымнар” мәктәбенә зур авырлыклар белән барып җитә. Зур автобуслар саны артса шат булыр идек. Аз кеше сыйдырышлыларына коляскалар белән дә кереп булмый”, - дип фикерләре белән уртаклашты алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф