Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Кыш Бабай килде

Бөек Устюг кунагын илебезнең тагын 100гә якын шәһәрендә көтәләр.

Чаллыга Бөек Устюгтан Кыш Бабай килде. Мактаулы кунакны шәһәрнең тимер юл вокзалында шәһәребез җитәкчеләре һәм сәнгать әһелләре каршы алды. Алар Кыш Бабайны сәламләп, үзләренең чыгышлары белән кундырдылар. “Энергетик” мәдәният сарае, “Шатлык” яшьләр үзәге, цирк түгәрәге осталары номерлары әлеге истәлекле очрашуга зур ямь өстәде. Рәхмәт йөзеннән, Бөек Устюг кунагы үзен хөрмәтләүчеләрне әкияти вагоннарына кертте. Шәһәрдәшләребезгә изге теләкләрен ирештерде. Аннары инде ул кабат юлга кузгалды. Чөнки аны әле илебезнең тагын 100гә якын шәһәрендә көтәләр. Бу тылсымлы сәяхәт 14 январьга кадәр дәвам итәчәк.

фотолар: Администрация Комсомольского района группасыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел