Чаллының 7нче комплексында машиналар зур тизлек белән йөри алмаячак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 7нче комплексында машиналар зур тизлек белән йөри алмаячак

Биредә ясалма каршылык һәм юл билгесе урнаштырдылар.

7 нче комплекста үзгәрешләр. Автомобиль юллары предприятиесе йорт эче юлында ясалма каршылык һәм “Сак булыгыз – балалар!” юл билгесе урнаштырды. 7нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Дуррия Ризатдинов: “Чаллының 7/18 йорт эче юллары аеруча куркыныч иде. Якында гына балалар бакчасы, мәктәп. Мондый ясалма каршылыкны ата-аналар күптәннән көтте”, – дип белдерде. Шундый ук ясалма каршылыклар 7/07 һәм 7/13 йортлары янында ясалачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юллар

Нет комментариев