Чаллының Автозавод проспектын ябалар?
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Автозавод проспектын ябалар?

Машина йөртүчеләргә алдан ук башка маршрут сайлау киңәш ителә.

Юл эшләре алып барылу сәбәпле, бүген Автозавод проспектының аерым бер өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Сүз Мәскәү проспектыннан алып Тынычлык проспектына кадәрле сузылган участок турында бара. Машина йөртүчеләргә әлеге урынны урап узарга киңәш ителә. Шулай ук, биредә 30-31 август көннәрендә дә юл ябылачак.

Моннан тыш, 30 августта иртәнге 7 дән 23:30 сәгатькә кадәр Чулман проспектыннан Раскольников урамына да хәрәкәт итеп булмаячак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев