Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бердәм көрәшчеләре

18-19 ноябрьдә Казанда узачак Татарстан чемпионатына Чаллы командасы бик ныклап әзерләнде. Шул уңайдан 15 ноябрьдә Чаллының көрәш федерациясе конференция уздырды.

Сүзне федерация директоры Айдар Нәҗмиев башлап җибәрде. Ул көрәшчеләргә депутат Марсель Мингалимовның сүзләрен җиткерде: «Иң мөһиме – җәрәхәтләрсез көрәшергә язсын. Сәламәтлек – беренче урында. Бу ярышта да тырышып, Чаллы данын яклап көрәшүегезне телим». Айдар Нәҗмиев көрәшчеләргә уңышлар теләде һәм, өстәп, федерация ягыннан булдыра алганча ярдәм күрсәтербез дип белдерде. 
Конференциядә көрәшчеләребезгә кызыксындырган сорауларны да бирергә мөмкинлек булды. 

– Егетләр, Татарстан чемпионатына ничек әзерләндегез? Ярышка әзерләнү белән көндәлек тренировкалар арасында аерма бармы?

Илнур Хәйбуллин:
– Әйе, цикллылык, нагрузка, эзлеклелек артты. Болар барысы да үзара бәйләнгән һәм бу этапта югары нәтиҗәләр бирә.

Айдар Нәҗмиев:
– Ярыш алдыннан сборлар оештырырга тырышабыз.
– Татарча көрәш сезгә нәрсә бирә?

Ленар Садыйков:
– Бүгенге көндә татарча көрәштән ерак булучылар нәрсә диләр әле? Имештер, көрәшчеләр бүләк өчен көрәшәләр, тренерлар акча өчен эшлиләр. Алар белән килешмим! Бүген күбебез өчен татарча көрәш – яшәү рәвеше. Күбесе әтисенең, бабасының, абыйсының мәйдан тотканын яшьтән үк күреп үскән. Шул мизгелләр аларның күңелләрендә калгандыр!
– Күбегезнең гаиләләрегез бар, эшегез. Тренировкаларга ничек вакыт табасыз?

Илшат Сибгатуллин:
– Көрәшкә килмәскә сәбәп табучылар күп инде ул. Ә кемнең теләге бар, менә Рәкыйп абыйдан (автордан: Рәкыйп Фәйзуллин) үрнәк алып, яшь булып каласы килә, картайганчы спортзалдан китми. Китсәң я бу җир авырта башлый, я тегесе дигәндәй. Ә яшьләргә инде көрәш үзеңне күрсәтергә, үз-үзеңә ышаныч булдырырга мөмкинлек бирә. Кулда көч булгач рәхәт бит инде ул егет кешегә. Бүген федерация бар мөмкинлекләрне тудыра, рәхәтләнеп җырлый-җырлый шөгыльләнәсең. Вакытка килгәндә, атнасына өч тапкыр 2-3 сәгать вакыт табасың инде аны. Кешеләр әнә фитнеска 15-20 мең сум түләп йөриләр әле. Монда бушка, сезне көтеп торалар, акча, кием бирәбез, диләр. Ничек килмәскә инде?

Илнур Хәйбуллин:
– Физик нагрузка булганда, спорт белән шөгыльләнгәндә организмда «бәхет гормоны» бүленеп чыга. Кеше тренировкалар вакытында бөтен негативын калдырып, арынып, спортзалдан тыныч күңел, яхшы уйлар белән чыга. Өйгә кайткач та хатыны, балалары белән матур сөйләшә, ягымлы аралаша. Ә кеше эмоцияләрен спортзалда чыгармаса, гадәттә кайда чыгара? Әлбәттә, якыннары янында, өйдә. Спортзалдагы тренировкалар безне бердәм итә, эмоциональ яктан тынычландыра, сәламәт тормыш алып барырга булыша.
– Чаллы көрәш федерациясе ягыннан сезгә нинди ярдәм күрсәтелә?

Айдар Нәҗмиев:
– Менә бу ярышка килгәндә форманы яңарттык. Аның белән шөгыльләнергә дә була, җылыныр өчен кияргә дә мөмкин. Ул команда составында булган һәр көрәшчегә биреләчәк. Марсель Мингалимовка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
– Балалар тәүге тапкыр келәмгә чыкканда, аннары үсә төшкәч тә, каушау, борчылу кебек хисләр кичерә. Ә сезнең ничек, сез дә каушыйсызмы ул?

Азат Габтрәшитов:
– Һәр көрәшченең чыгар алдыннан «мандраж» була инде ул. Старт алдыннан.
– Чынлап әйтәсеңме син, Азат? Ә карап торышка гел юк шикелле.

Ришат Исхаков:
– Бар ул, бар дулкынлану. 

Рамил Хисмәтуллин:
– Электән үк Чаллы командасына теләктәшлек белдерүчеләр бар. Чаллы турында «Мондый поддержка бер районда да юк» диләр иде. Чаллының нәкъ менә команда рухы теләсә нинди мандражны юкка чыгара ала. Чөнки Чаллы ул – бердәм. Безнең көчле команда бар! Без шуның белән җиңүләр яулап киләбез дә!

Чыннан да, Чаллының көрәш командасы бай тарихлы көчле команда. Әйтеп үтәргә кирәк, команда ике ел рәттән беренче урын яулап, җиңү кубогы белән кайтты. Көрәш командасы киләчәктә уңышлары белән сөендерер әле. 

Әңгәмәне Айсылу Мөхәммәтова әзерләде. 

/ Фото Айсылу Мөхәммәтовадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев