Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Гренада” паркында күңелсез хәл

Бу хакта безгә парк хезмәткәрләре хәбәр итте.

Чаллыда җәмәгать урыннарның берсе кабат вандаллардан зыян күрде. Бу юлы алар “Гренада” паркын ямьсезләгәннәр.  Биредәге җиһазларга төрле яман сүзләр, рәсемнәр ясаганнар. Бу хакта безгә парк хезмәткәрләре хәбәр итте.

"Бүген иртән менә шундый күңелсезлеккә юлыктык. Кырын гамәл кылучыларның эзенә төшәчәкбез. Аларны парк территориясендә урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә ачыкларга исәп тотабыз", - диде алар безгә. 

Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрьдә Чаллының Тинчурин паркында да билгесез затлар җиһазларны маркер белән буяп, ямьсезләп чыкканнар иде. Аларны шулай ук паркта урнашкан видеокамералар ярдәмендә ачыкладылар. Егетләрне үзләре ямьсезләгән җиһазларны төзекләндерү эшенә җәлеп иттеләр. Бу хакта тулырак биредә укый аласыз.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев