Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вандаллар - 20нче һәм 3нче мәктәп укучылары

Алар чәршәмбе көнне Тинчурин бульварында урнашкан балалар мәйданчыгындагы җиһазларны төзекләндерәчәкләр.

Чаллының Тинчурин паркындагы җиһазларны буяп чыккан вандалларның кем икәнлекләрен ачыкладылар. Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин белдерүенчә, алар 20нче һәм 3нче мәктәп укучылары булып чыктылар. "Әлеге егетләр белән җитди сөйләшү алып барылды. Гаепләрен таныдылар. Җавап итеп, төзекләндерү эшләрендә катнашырга ризалык белдерделәр. Чәршәмбе көнне Тинчурин бульварында урнашкан балалар мәйданчыгындагы җиһазларны төзекләндерәчәкләр", - дип белдерде җитәкче.

Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрьдә Чаллының Тинчурин паркында билгесез затлар җиһазларны маркер белән буяп, ямьсезләп чыкканнар иде. Аларны паркта урнашкан видеокамералар төшереп алган. Шул рәвешле тиз арада эзләренә дә төштеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы