Чаллының кызлар футбол командасы Татарстан данын яклый
Яңалыклар тасмасы

Чаллының кызлар футбол командасы Татарстан данын яклый

Команда «Лужники» спорт комплексында уйный.

Чаллының «Коршуны 42» командасы – мәктәп футбол лигасының республика этабында җиңде. Хәзер алар Мәскәүдә Татарстан данын яклаячаклар. Мәктәп футбол лигасының бөтенроссия этабы 10-14 сентябрьдә башкаланың «Лужники» спорт комплексында үтә. 

Зур ярышка китәр алдыннан кызларга фирменный курткалар тапшырылды. 

Чаллының мәктәп футбол лигасы Президенты Эдуард Фәттахов командага уңышлар теләде. 

Исегезгә төшерәбез, мәктәп футбол лигасы проекты Чаллы мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән  барлыкка килде. 10 ел эчендә футбол уйнаучы малайлар һәм кызлар елдан-ел  арта. Чаллыда алар өчен башкарма комитет һәм иганәчеләр ярдәме белән шартлар тудырыла.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ШФЛ

Нет комментариев