Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсия фондына яңа җитәкче билгеләнде

Чаллы бүлекчәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдә Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров та катнашты.

Бүген Россия Пенсия фондының Чаллы бүлекчәсендә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифага 32 яшьлек Руслан Шәнгәрәев билгеләнде. Бу хакта шәһәр администрациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Коллективка яңа җитәкчене Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов тәкъдим итте. Руслан Шәнгәрәев Пенсия фонды системасында ун елдан артык эшли, башта ул Тукай һәм Актаныш районнарында Россия Пенсия фонды бүлекчәләрендә төрле вазифаларда хезмәт ууйган.

Чаллы бүлекчәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдә Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров та катнашты.

фото: Чаллы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билгеләнү