Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының танылган блогеры авылга китә

«Ике сәгать эчендә карар кабул иттем. Артка юл юк», - ди ул.

Чаллының танылган блогеры, «Шәһри Чаллы» пятачогында җырлаган Олеся Борина (Мама Маликушки) иртәгә Чирмешән районына кайтып китә.

Ул блогер Равил Закировның авыл турында катнашырга булган. Болай да танылган блогерга акча түләп тирес түгү, сыер саву ни өчен кирәк булган? 

«Мин бу чарага барырга планлаштырмаган идем. Беренчесен карамадым да.  Язылучыларым, дусларым мине анда күрергә теләгенен белгәч, ике сәгать эчендә карар кабул итеп, Равил Закировка яздым һәм 40 мең акчамны түләдем. 

Бу чарада катнашып, мин үземне тулысынча ачарга телим. Авыл хатыны образы әзерләдем, ике көндә мин бу рольдә булачакмын. Мине авыл эше бер дә куркытмый, чөнки балачактан җәй көне Әлмәт район Елховой авылына кайтып 3 ай буе әби-бабама булыша идем. Бу чарада сюрпризлар күп булыр дип уйлыйм», – диде.

Фотолар Олеся Боринадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Мама Маликушки блогерлар тормышы Равил Закиров сыер савучылар #Мама Маликушки#Чулпан гини# Лилия Шелест