Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының төп Яңа ел мәйданы әкият дөньясын хәтерләтәчәк

Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева хәбәр итте.

Чаллының “Азатлык” мәйданын Яңа елга быел да балалар әкиятләре стилендә бизәячәкләр. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева хәбәр итте. 

“Узган елгы бизәлеше күпләрнең күңеленә хуш килде. Төп чырышыбызны хәтта Казанныныкыннан да матуррак дип әйтүчеләр булды” , - дип белдерде җитәкче https://chelny-biz.ru сайтына. 

Бүгенге көндә мәйданны бизәү буенча проект эшләре алып барыла. Белгечләр биредә төгәл нинди үзгәрешләр буласын әлегә сер итеп саклый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел