Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра

Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 9 көзге ярминкә нәтиҗәләре буенча 752,4 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы 730 тонна ит, 175,6 тонна төрле сөт, 2,8 млн.тавык йомыркасы, 363,6 тонна он һәм 500,2 тонна шикәр комы, 21,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Ярминкәләр Яр Чаллы шәһәрендә Г. Тукай урамы, 16 йорт («Строитель» стадионы каршындагы мәйдан), Чулман проспекты (Ипподром территориясендәге мәйдан) адреслары буенча узачак);

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев