Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балыкчыларына бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр

Шушы көннәрдә Комсомол районы хакимияте вәкилләре су объектлары буенча 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре белән бергә рейд үткәрделәр.

Г. Тукай исемендәге яр буе территориясендә, Мәләкәс елгасында бозга чыккан балыкчыларга куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр. Моннан тыш, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары боз катламының торышына бәя бирә, бозга санкцияләнмәгән керү урыннарын һәм кешеләрнең боздан күпләп күчү урыннарын ачыклый.
Бәхетсезлек һәм үлем очракларын булдырмас өчен, чаллылыларга сак булырга, юка бозга чыкмаска кушалар. Ата-аналарга балалар белән бозга чыгуны тыю турында көн саен профилактик әңгәмәләр үткәрергә киңәш итәләр.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.37 статьясы нигезендә, ау кагыйдәләрен, балыкчылыкны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануны регламентлый торган кагыйдәләрне бозу, гражданнарга биш йөз сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, ау коралларын тартып алу яки аннан башка, ике елга кадәр аулау хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Һәлакәт булган очракта Бердәм коткару хезмәтенә «112» телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

http://nabchelny.ru/

Фото: kazan.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска