Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – дуслык шәһәре 

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда урнашкан милләтара мөнәсәбәтләрне югары бәяли

Чаллыда Татарстан халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышы узды. Анда ТР халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган чара шәһәребездә эшләп килүче төрле милләт оешмаларының сәламләве, үз халыкларының гореф-гадәтләрен күрсәтүеннән башланды.  

Аннары кунаклар түгәрәк өстәл артында милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә җентекләп тукталдылар.  

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда урнашкан милләтара мөнәсәбәтләрне югары бәяли:  «Чаллы күпмилләтле шәһәр. Монда үзебезнең Ассамблея филиалы ачылып эшләвенә бер дистә елдан артык. Бу шәһәрдә безнең алда торган сораулар буенча җитди эш алып барыла. Шуңа күрә биредә җыелып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез. Монда шәһәр, район җитәкчеләренең бергәләп эшләвен, милли проблемаларга күз йоммаганнарын күрдек», - диде ул.  

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада кабул ителгән программадан Ассамблея берничек тә читтә кала алмый. Чаллыдагы кебек очрашулар Татарстанның алты зонасында үтәчәк.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев