Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Эколидер» конкурсында беренче урынны яулады

«Эколидер» республика конкурсының «Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә Татарстан Республикасы шәһәрләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Чаллы беренче урынны яулады. Бүләкләү тантанасы Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов алды. 
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә-тирә мохит проблемаларына зур игътибар бирелә һәм «ЭКОлидер» кебек конкурслар моңа ачык дәлил.
«Безнең республика Россия Федерациясенең икътисади яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Татарстан нефть чыгару, нефть-газ химиясен эшкәртү һәм машина төзелеше буенча алдынгы булып тора. Бу әйләнә-тирә мохиткә техноген йөкләнешнең югары дәрәҗәсен билгели. Президент Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әйләнә-тирә мохит проблемаларына зур игътибар бирә. Чөнки аның сыйфатлылыгына кешеләрнең яшәү уңайлылыгы, аларның сәламәтлеге турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә икътисад үсеше, табигатьне саклау һәм татарстанлыларның экологик иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре арасындагы балансны саклау безнең өчен өстенлекле булып тора». Үз чыгышында ул шулай ук илкүләм проектларның мөһимлеген ассызыклады: «Агымдагы елда республика шулай ук «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнашуын дәвам итте. Бу – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау», «Урманнарны саклау» кебек федераль проектларны тормышка ашыру».
Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сәламәт яшәү рәвешен һәм республиканың экологиясен саклауга үз өлешен кертүчеләрнең барысын да конкурста җиңүләре белән котлады һәм аларның хезмәтләре, актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Бүген без һәрбер эколидерны аерым зурлыйбыз – бу сәнәгать предприятиеләре, ведомстволар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук югары уку йортлары да. Әлбәттә, бу – экологияне, табигый ресурсларны саклау эшенә зур өлеш кертә. 17 нче тапкыр йомгаклау үткәреп, без катнашучылар саны елдан-ел артуын күрәбез, чара елдан-ел киңәя бара. Бу республика халкының әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар белән каравы турында сөйли». Александр Шадриков шулай ук педагогларның экомәгърифәт эшендә роле зур булуын билгеләп үтте. Шул исәптән министр яшь буынга белем бирүче мәгариф учреждениеләре педагогларына һәм экологик идеяләрне һәм кыйммәтләрне чагылдырырга ярдәм итүче журналистларга рәхмәтен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, «ЭКОлидер» республика конкурсы Татарстан территориясендә табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне тәэмин итүче шәхси эшмәкәрләрне, җирле үзидарә органнарын, мәгариф оешмаларын, иҗтимагый берләшмәләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм аерым кешеләрне бүләкләү һәм кызыксындыру максатларында үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс