Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре бизнес үсеше өчен бер процентлы микрозаймга ия булды

Светлана Фуженкова ТР Икътисад министрлыгыннан "бер процентлы" микрозайм алган быел беренче эшмәкәр булды.

Алынган акчаларны ул үз эшенә, узган ел ачкан балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра. Светлана Фуженкова бер процентлы ташламалы микрозаймын кибет ассортиментын тулыландыруга, кышкы балалар аяк киемен сатып алуга кулланачак.  
Микрозаймны Светлана Фуженкова онлайн рәвештә ФАСТТРЕК.РФ. порталы аша рәсмиләштергән, эшмәкәр билгеләп үткәнчә, гариза биргән мизгелдән микрозайм биргәнчегә кадәр нибары берничә көн вакыт узган: «Микрозайм турында мин ачык чыганаклардан белдем, 3 ноябрьдә онлайн гариза бирдем һәм бәйрәмнәрдән соң ук, 10 ноябрьдә акча алдым».

"Бер процентлы" микрозайм узган ел бизнеста зур ихтыяҗга ия булуын күрсәтте. Билгеләп үтик, әлеге программа адреслы һәм пандемия шартларында эшмәкәрлек эшчәнлегенең зыян күргән категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Коронавирус йогышы белән бәйле яңа чикләүләр кертү, шулай ук республика эшмәкәрләреннән һәм эксперт җәмәгатьчелегеннән кергән кире элемтәне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ташламалы кредит бирү программасын озайту, шул исәптән сәүдә өлкәсен колачлау карары кабул ителде.  
Шулай,"бер процентлы" микрозаймны сәүдә өлкәсе, ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге шәхси эшмәкәрләр, күңел ачу, ял итү, спорт өлкәләрендәге оешмалар, шулай ук 2020 елның мартыннан июленә кадәр теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алырга мөмкин. Эшчәнлекнең тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.
Микрозайм суммасы 2 елга кадәр 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Микрозайм 2021 елның 1 октябренә хезмәткәрләр санының кимендә 90%ын саклап калу шарты белән елына 1% ка бирелә. Кредит бирү механизмы шулай ук төп бурычны 6 айга кадәр кичектереп торуны күздә тота.
Гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, 1 кат. Микрозайм алу өчен гаризаны онлайн ФАСТТРЕК.РФ.  порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
8 (843) 524-90-90 телефоны буенча республикада гамәлдә булган бизнеска ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек