Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре чүп чыгару өчен түләү нормативлары турында мәсьәләне күтәрде

Чаллыда, Татарстандагы кебек үк, соңгы берничә айда, шартнамәләрне яңадан рәсмиләштергәннән соң, чүп чыгарган өчен операторга түләү проблемасы барлыкка килде.

«Буль-буль» Йөзү үзәге җитәкчесе Вероника Красильникова «Гринта» төбәк предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәтләр күрсәтелмәгән чор өчен түләү мәсьәләсен күтәрде. Бу проблема республика буенча күп кенә предприятиеләргә кагыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә комплекслы рәвештә предприятиеләр, чүп чыгару буенча ике региональ оператор, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашында хәл ителергә тиеш.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җәйге, кышкы чорда үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә норматив база әзерләнә. Норматив гыйнвар аенда яңадан исәпләнәчәк дип планлаштырыла.
«Барлык яклар да килешсен өчен, кече бизнесны, Төзелеш министрлыгын җыярга кирәк. Нормативны сыгылмалы итәргә кирәк. Бу мәсьәлә белән мөмкин кадәр тизрәк, ай дәвамында шөгыльләнергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр

2
X