Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре остазлык программасында катнаша ала

Фабрика-Старт ул – яшь эшмәкәрләр өчен 20 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр бушлай остазлык программасы.

«Фабрика-Старт» курсыннан соң нәрсә үзгәрәчәк?
- Остаз барлыкка киләчәк - гамәлдәге эшмәкәр тәҗрибәсе белән уртаклашачак;
- Рухи, физик һәм профессиональ үсеш;
- Керем артачак - үз бизнесыңнан 3 атнадан соң табыш ала башлыячаксың;
- Беренче көннән үк төрле өлкәләрдән килгән фикердәшләр, гамәлдәге эшмәкәрләр һәм экспертлар белән таныша башлыйсың;
- Бизнесыңа яңа инструментлар, методикалар һәм бизнес алып бару алымнарын тупларга һәм кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Курста нәрсәләр булачак?
- Гамәлдәге эшмәкәрләр һәм экспертлардан мастер-класслар һәм интенсивлар;
- Остазлар - 3 елдан һәм 1 000 000 сумнан алып табышлы бизнес алып бару тәҗрибәсе булган гамәлдәге эшмәкәрләр;
- Бизнес-турлар һәм очрашулар.
Курс программасы:
- Эшмәкәрнең фикерләве;
- Идея, бәяләү һәм бизнесның финанс моделе;
- Сату;
- Онлайн сату мөмкинлекләре;
- Финанс грамоталылыгы;
- Сәләтле команданы ничек табарга;
- Маркетинг һәм базарга ничек чыгарга.
Программа Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Программада катнашу өчен сылтама буенча гариза калдырырга кирәк http://bizstart16.ru/. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс