Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре Рөстәм Миңнехановка борчыган мәсьәләләре турында сөйләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булды. Эш сәфәренең төп максаты – шәһәрнең эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашу, ул Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында узды.

Аралашу пыяла җитештерү заводы белән танышудан башланды.
Алга таба ул хезмәттәшләре белән бергә шәһәр предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән әңгәмә «Мастер» Кама индустриаль паркы резиденты – «Технолайн» предприятиесе территориясендә узды. Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов мондый форматтагы очрашуларның үз нәтиҗәлелеген исбатлавын ассызыклады. Чөнки очрашуларда эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу уза. «Без катлаулы чорлар кичерәбез. Пандемия беркая да китмәде. Узган ел бик авыр булды. Быел да без теге яки бу карарлар кабул итәргә мәҗбүр, әмма һәр карарны кабул иткәндә, без һәрвакыт бизнеска зыян китермичә эшләргә тырышабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм республикада эре бизнес үсешенә генә түгел, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә дә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Президент вакытны төрле хисапларга әрәм итмәскә, ә мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышуга күчәргә тәкъдим итте.  
Вероника Красильникова «Гринта» төбәк предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәтләр күрсәтелмәгән чор өчен түләү мәсьәләсен күтәрде.
«Магнолия - С» җитәкчесе Сергей Майоров билгеләп үткәнчә, техник кислород медицина предприятиеләре ихтыяҗларына сарыф ителә, әмма техник кислород кулланыла торган предприятиеләрдә табыш кимү күзәтелә.
«ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.  
Үзмәшгульләр саны арту сәбәпле, Тукай районы үзмәшгульләр ассоциациясе җитәкчесе Эльфат Хәбибрахманов Яр Чаллы шәһәре территориясендә җитешетерү коворкингын ачу тәкъдиме белән чыкты, чөнки биредә бик күп техник мәйданнар тупланган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр