Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләренә экотуризмда бизнесны ничек эшләтеп җибәрү турында сөйләячәкләр

Татарстан эшмәкәрләрен бушлай кемпинглар, глэмпинглар, ял базалары һәм экоотельләр булдырырга өйрәтәчәкләр.

Республиканың көнчыгыш өлеше эшмәкәрләре өчен «Глэмпинг-Бизнес 2.0» белем бирү программасының беренче модуле 22 октябрьдә үк старт ала. Бу быелгы укуның икенче агымы. Бу юлы программа республиканың көнчыгыш районнарының туристик-рекреацион потенциалына таяна.
Белем бирү программасын «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» Фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» Департаменты оештыра. Катнашу бушлай һәм онлайн-форматта. Теркәлү 20 октябрьгә кадәр ачык: https://ecotourism.tatar/education

Ай дәвамында эшмәкәрләр iSpring онлайн-платформасында дистанцион рәвештә белем алачак. Катнашучыларга биш модульне узарга тәкъдим итәчәкләр: экспертлар бизнес-проектлау, юридик аспектларны, төзелеш, идарә итү һәм экотуризмның эшләүче проектлары мисалында инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерәчәк.
Спикерлар - BestGlamp глэмпингына нигез салучы Рөстәм Әюпов һәм Илшат Газизов, Urman camp глэмпингына нигез салучыларының берсе Илнар Хәмидуллин, Halal Resort глэмпингына нигез салучы Ринат Нуриев, «Идел уртасы» кемпингына нигез салучы һәм сырлар җитештерүче Алмаз Насыйров.
Программада Түбән Кама һәм Әгерҗе районнарында «Рекреацион зоналар» проектлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Дирекция табигатьтә ял итү объектлары өчен җир участогын эзләүне һәм бәяләүне гадиләштерәчәк цифрлы платформа тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты 2021 елда Федераль туристлык агентлыгы грантын алу өчен катнашу шартлары һәм гаризалар бирү тәртибе турында сөйләячәк.  
Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» белгечләре укулар вакытында катнашучыларга булышачаклар: глэмпинг проектын эшләп бетерергә ярдәм итәчәкләр, методик тәкъдимнәр бирәчәкләр һәм консультацияләр үткәрәчәкләр.
2020 елда команда Татарстанның ике проектын — «Татарстан көзгесе» экокластеры («Биектау» ТРК) һәм «Диңгез — Татарстан диңгезе» экокурорты («Кама Тамагы» ТРК) кураторлык итте. Алар Туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Татарстан Республикасы табигый территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясе сайты: https://ecotourism.tatar/.

Фото: 900igr.net   http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экотуризм