Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаиләләренә ана капиталы сертификатларын тапшырдылар

Кичә Тантаналар сараенда (ЗАГС) ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Яр Чаллының 15 гаиләсе сертификатка ия булды.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага, гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган очракта, 639 432 сум тәшкил итә.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: материнский капитал