Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Гренада паркын реконструкцияләүнең өченче, йомгаклау этабына керештеләр

Хәзер паркта душ, бәдрәф һәм кафелар өчен павильон территориясе, балалар мәйданчыгы, этләр йөртү өчен мәйданнар планировкасы бара. Эшләрнең бәясе – 53 млн. сум.

Исегезгә төшерәбез, паркны реконструкцияләү 2019 елда башланды һәм ике этапта алып барылды. Архитекторлар Гренада проект төзегәндә Татарстан пейзажлары белән илһамланды. Мисал өчен, интерактив мәйданчыкларның берсе республика картасында булган сыртның имитациясе булып тора. 
– Бүген бу безнең илнең иң яхшы экстрим паркларының берсе. Мин моны курыкмыйча әйтә алам. Безнең парк, аның экстремаль өлеше илдәге иң яхшы парклардан калышмый. Эшләр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Гренада төзекләндерүнең беренче этабын тәкъдим итү барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса парк